ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

«Сабантуй» милли бәйрәменә әзерлек максатыннан Тимершык авыл җирлегендә «Сабантуй» уздыру урыннарында әзерлек эшләре алып барыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

3 июнь көнне Тимершык, Кызыл-Мишә, Көек  авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта.  Халык аларны шатланып каршы ала, бүләкләр өләшә һәм балаларны татлы ризыклар белән сыйлый.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Тимершык авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Үлән чабу буенча эш бара, иске йортлар сүтелә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Җәйнең беренче ае июнь искиткеч бәйрәм – Халыкара балаларны яклау көне белән башлана. Бу көнне Кызыл- Мишә һәм Тимершык мәдәният йортлары янында «Балачак илендә» дигән бәйрәм узды. Башта балаларны җәйге каникуллар башлану белән котладылар һәм аларны күңелле һәм файдалы итеп уздыруларын теләделәр. Аннары балалар әкият геройлары белән бергә  күңел ачу диңгезенә чумдылар. Бәйрәмдә балалар төрле конкурсларда, хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Балалар үзләренең эрудицияләрен, зирәклекләрен, энергияләрен, акылларын күрсәтә алдылар. Авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре оештырган бәйрәм балаларга ошады. Бәйрәм һәркемгә бик ошады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

"Саба PYX" ДАСУ

Тэги: хастаханә

6 июньдә Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре , «Тулган ай» фольклор коллективы белән берлектә «Яшьлек һәрчак дәшә үзенә» дип исемләнгән кичке уен үткәрделәр. Чара башында мәдәният йорты хезмәткәрләре татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары тарихы белән таныштырдылар. Кичә барышында татар халык уеннары күрсәтелде. Уеннар матур җырлар һәм гармун астында биюләр белән үрелеп барды. Кич җылы һәм дуслык атмосферасында узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне уңаеннан, 6 июньдә Татарстан китапханәләрендә “Пушкин нон-стоп" республика акциясе старт алды. Шул уңайдан Саба район китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясе каршында оешкан «Мирас» мәктәп яны лагеры укучылары өчен «Пушкин нон-стоп» республика акциясен үткәрделәр. Китапханәчеләр шагыйрьнең тормышы һәм язмышы турында сөйләп, «Мин Пушкинны укыйм» китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Һәр укучы шагыйрьнең  шигырләреннән, әкиятләреннән  өзекләрне сәнгатьле итеп  укыдылар. Чара ахырында укучыларга рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

6 июньдә Югары Симет авыл китапханәсендә «По дорогам сказок А.С. Пушкина» библиоквесты узды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

6
июнь, 2023 ел
сишәмбе

1 июнь көнне Иске икшермә авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә балаларны яклау көненә  бәйрәм булып узды

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Балалар өчен махсус - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Сабан туе үткәрү Мичән төп белем бирү мәктәбендә матур гадәткә әверелде. Быел ул 2 июнь көнне тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм бик тә оешкан төстә узды.

Укучылар татар халкының милли уеннарын һәм башка бик күп күңелле  уеннарда бик теләп катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле рухта барды, барлык катнашучылар бик кәнагать калдылар. Бәйрәм ахырында пылау белән сыйландылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International