Балаларга эссе сугу

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

 Эссе сугуның сәбәпләре нинди, алардан ничек сакланырга һәм ничек ярдәм күрсәтергә? Мәгълүматны «Саба үзәк хастахәнәсең” педиатрия бүлеге мөдире, табиб-педиатр Хафизова Диләрә Илһам кызы бирде.

Балаларга һәм өлкәннәргә әйләнә-тирә температурасы төрлечә тәэсир итә. Балаларга эссе сукмасын өчен, синтетик материаллардан киемнәр кимәскә, күбрәк су эчәргә, урамда һәрвакыт баш киемен кияргә һәм бүлмә температурасын һәрвакыт көйләргә кирәк.

Балаларның терморегуляция системасы өлкәннәрнекенә караганда көчсезрәк, шуңа күрә балаларның организмы температура үзгәрешләренә бик тиз җавап бирми. Нәтиҗәдә, балалар салкын булганда тиз туңалар һәм эссе вакытта (28-30°C һәм аннан да югарырак) артык җылыналар.

Эссе сугу - тәннең чиктән тыш җылыну дәрәҗәсе, организм эшчәнлеге бозылуы.

Балаларда эссе сугу хәтта әйләнэ-тирәдэге температура өлкәннәр өчен нормаль булганда да булырга мөмкин. Бу гадәттә баланы  артык җылы киендергәндә  була. Кием һава торышына туры килергә тиеш. Синтетик тукымалар һаваны үткәрми һәм парны тоткарлый.

Җәй-каникуллар вакыты. Ата-аналар балаларын җылы якларга алып барырга тырышалар. Диңгез һавасы, әлбәттә, иммун системасы өчен бик файдалы. Әмма шуны истә тоту мөһим: балаларның акклиматизация чоры 7-10 көн тәшкил итә. Димәк, җылы якка ким дигәндә бер айга барырга кирәк. Һәркемнең дә андый мөмкинлеге юк. Шуңа күрә балаларыгыз үсеп җиткәнче, йомшак климатлы илләргә, курортларга барырга тырышыгыз.

Балаларда еш кына эссе сугу су җитмәү аркасында була. Сабыйлар эчәргә сорый алмыйлар, олылар еш кына аларның елауларын аңламыйлар һәм су түгел, ә башка әйберләр бирәләр. Зуррак балалар купчелек үз сусауларына игътибар итмичә уйнауларын дэвам итәләр. Шуңа күрә балаларны даими су эчәргә өйрәтергә кирәк.

Эссе сугу ешрак елның җылы вакытында була.

Сусызлану билгеләре:

• күз яшьсез елау;

• күңел болгану, косу;

• сүлпәнлек;

• борчылу;

• сирәк туалетка бару;

• коры тире һәм сусау.

Эссе сугу кояш астында гына түгел, ә эссе, дымлы бүлмәләрдә, шулай ук транспортта да булырга мөмкин. Әгәр дә бала актив хәрәкәтләнсә, артык авырлыгы яки нерв системасы авырулары булса,эссе сугу  ихтималы югарырак.

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International