6 июньдә Югары Симет авыл китапханәсендә «По дорогам сказок А.С. Пушкина» библиоквесты узды. Әдәби уен Пушкин көненә багышланган иде, анда җәйге мәктәп лагерында тәрбияләнүчеләр катнашты. Балаларны мавыктыргыч маҗара көтә иде. Алар А.С. Пушкинның әкиятләренең искиткеч дөньясына бөек шагыйрьнең кайчандыр әйткән акыллы фикерен табар өчен киттеләр. Максатка бару юлында, әдәби квестта катнашучылар бик күп кызыклы сынаулар уздылар, үз күзаллауларын киңәйттеләр, А.С. Пушкин әкиятләрен белүләрен тикшерделәр. Балалар ребуслар, кроссвордлар чиштеләр.