ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Ир-атлар һәм хатын-кызлар ветеран командалары арасында волейбол буенча турнирда (45+) Мичан ир-атлар командасы 3 урынны алды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Халыкара балаларны яклау көне безнең илдә җәйнең беренче көнендә билгеләп үтелә. Ул-иң борынгы халыкара бәйрәмнәрнең берсе.

 Һәр баланың балачагы яклау астында булырга тиеш-үсеп килүче буынның хокукларын, сәламәтлеген һәм тормышын яклау.

 Һәрберебез балачагыбызның бәхетле вакыт икәнен хәтерли.

1 июньдә Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар бакчасында балаларга шатлык китерү һәм уңай эмоцияләр тудыру максаты белән бу искиткеч бәйрәмгә багышланган "Күңелле клоуннар" күңел ачу- уен программасын оештырдылар һәм үткәрделәр. Балалар барлык конкурсларда, хәрәкәтчән уеннарда һәм флешмобларда катнаштылар. Чара күңелле һәм шаян үтте. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләр бик канәгать калдылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Җәй-гаҗәеп вакыт. Балалар ял итүне түземсезлек белән көтәләр. Балаларны яклау көне-күңелле бәйрәм оештыру өчен бик яхшы сәбәп . Матур кәеф булдыру максатыннан 1 июньдә Яңа Мичән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә « Бәхетле балачак!" дип исемләнгән чара үткәрделәр. Бу чарада балалар традицион халык уеннары уйнадылар, мәсәлән: “Капчыкларда йөгерү”,”Чүлмәк вату”, “ Йомырка кабып йөгерү" һәм башкалар. Уеннар арасында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм биеделәр. Бу көнне бик күп елмаюлар, яхшы кәеф һәм әлбәттә, онытылмаслык тәэсирләр булды. Чара шау-шулы, күңелле булып үтте һәм барлык балалар бүләкләр һәм татлы сыйлар алдылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Барлык балалар өчен иң көтелгән һәм иң күнелле бәйрәм-Халыкара балаларны яклау көне. 1 июньдә Иске Мичән мәдәният йортында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Бөек могҗиза-балалар»  дип исемләнгән бәйрәм булды. Бәйрәм асфальтка рәсемнәр ясау конкурсыннан башланды. Балалар рәхәтләнеп йортлар, туңдырма, чәчәкләр һәм, әлбәттә, кояшны , җәй һәм каникул символы итеп ясадылар. Соңыннан балалар "Гол кертү" уенын уйнадылар,сорауларга  җавап бирделәр, табышмаклар  чиштеләр һәм «Дәвам итеп бетер»уенын уйнадылар. Чара ахырында рәсемнәр конкурсында җиңүчеләр билгеләнде. Ә балаларның елмаюлы йөзләре бәйрәмнең уңышлы булуына тагын бер дәлил булды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Балаларны яклау көне уңаеннан Керәнне авылы клубында  балалар өчен «Дөнья балачактан башлана»- дип исемләнгән конкурс-уен булып узды.

Мөдир балаларны бәйрәм һәм җәйге каникуллар башлану белән котлады. Балалар уйнадылар, барлык конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм программасы  "Йөзек салу", "Түбәтәй", "Зәлидә"кебек татар милли уеннарын да үз эченә алган иде.

Балалар барлык биремнәрне дә искиткеч итеп үтәделәр, үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр. Бәйрәм күңелле булды, программа тәмамлангач, барлык балалар бүләкләр  белән бүләкләнделәр һәм торт белән чәй эчтеләр.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ООО "ПМК-159" подрядчы оешма көче белән "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" Дәүләт программасы буенча Елыш авылында бер фатирлы шәхси торак йорт төзелеше тәмамланып килә. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге окс

2023 нчы елның 6 нче июнендә 14.00 сәгатьтә Саба муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Балкыш” дәүләт автоном учреҗдениесендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә  хокукый ярдәм күрсәтү  максатыннан Бердәм кабул итү көне үткәрелде. Чарада суд приставы, социаль яклау, “Балкыш” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы  катнашты.

   Милли  бәйрәм - Сабантуй бәйрәме алдыннан ҖЧ «Игенче» җәмгыяте белгечләре һәм  хезмәткәрләре  Шекше, Алан-Елга,  Сәрдә, Иләбәр,  Эзмә, Өтернәс авылларында бирнә җыю оештырды. Олыларны, яшьләрне, балаларны берләштереп үткәрелгән йола, быел да оешкан төстә   узды. Авыл урамнарында гармун тавышы тынмады, хуҗабикәләр өстәлләр әзерләп  бәлешләр һәм тәм-томнар белән каршы алдылар.

   Катнашучылар матур милли костюмнар киеп, авылның һәрбер урамында йөреп,  бүләк биргән һәр кешегә рәхмәт белдереп, сәламәтлек,  уңыш һәм иминлек теләделәр!

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Югары Симет мәдәният йорты һәм Түбән Симет авыл клубы хезмәткәрләре авыл яшьләре белән берлектә «Сабантуй»милли бәйрәменә бирнә җыюны оештырдылар. Чара күңелле, бәйрәм кәефе белән үтте. Авылның барлык халкы актив катнашты.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Саба муниципаль районында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" Дәүләт программасы буенча шәхси торак йортлар төзү буенча киңәшмә

Тэги: окс

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International