Керәнне авылында "Балаларны яклау көне"

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Балаларны яклау көне уңаеннан Керәнне авылы клубында  балалар өчен «Дөнья балачактан башлана»- дип исемләнгән конкурс-уен булып узды.

Мөдир балаларны бәйрәм һәм җәйге каникуллар башлану белән котлады. Балалар уйнадылар, барлык конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм программасы  "Йөзек салу", "Түбәтәй", "Зәлидә"кебек татар милли уеннарын да үз эченә алган иде.

Балалар барлык биремнәрне дә искиткеч итеп үтәделәр, үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр. Бәйрәм күңелле булды, программа тәмамлангач, барлык балалар бүләкләр  белән бүләкләнделәр һәм торт белән чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International