Иске Мичән авылында Халыкара балаларны яклау көне

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Барлык балалар өчен иң көтелгән һәм иң күнелле бәйрәм-Халыкара балаларны яклау көне. 1 июньдә Иске Мичән мәдәният йортында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Бөек могҗиза-балалар»  дип исемләнгән бәйрәм булды. Бәйрәм асфальтка рәсемнәр ясау конкурсыннан башланды. Балалар рәхәтләнеп йортлар, туңдырма, чәчәкләр һәм, әлбәттә, кояшны , җәй һәм каникул символы итеп ясадылар. Соңыннан балалар "Гол кертү" уенын уйнадылар,сорауларга  җавап бирделәр, табышмаклар  чиштеләр һәм «Дәвам итеп бетер»уенын уйнадылар. Чара ахырында рәсемнәр конкурсында җиңүчеләр билгеләнде. Ә балаларның елмаюлы йөзләре бәйрәмнең уңышлы булуына тагын бер дәлил булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International