Яңа Мичән авылында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Җәй-гаҗәеп вакыт. Балалар ял итүне түземсезлек белән көтәләр. Балаларны яклау көне-күңелле бәйрәм оештыру өчен бик яхшы сәбәп . Матур кәеф булдыру максатыннан 1 июньдә Яңа Мичән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә « Бәхетле балачак!" дип исемләнгән чара үткәрделәр. Бу чарада балалар традицион халык уеннары уйнадылар, мәсәлән: “Капчыкларда йөгерү”,”Чүлмәк вату”, “ Йомырка кабып йөгерү" һәм башкалар. Уеннар арасында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм биеделәр. Бу көнне бик күп елмаюлар, яхшы кәеф һәм әлбәттә, онытылмаслык тәэсирләр булды. Чара шау-шулы, күңелле булып үтте һәм барлык балалар бүләкләр һәм татлы сыйлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International