Сабантуй үткәрү өчен бүләкләр җыю

2023 елның 6 июне, сишәмбе

   Милли  бәйрәм - Сабантуй бәйрәме алдыннан ҖЧ «Игенче» җәмгыяте белгечләре һәм  хезмәткәрләре  Шекше, Алан-Елга,  Сәрдә, Иләбәр,  Эзмә, Өтернәс авылларында бирнә җыю оештырды. Олыларны, яшьләрне, балаларны берләштереп үткәрелгән йола, быел да оешкан төстә   узды. Авыл урамнарында гармун тавышы тынмады, хуҗабикәләр өстәлләр әзерләп  бәлешләр һәм тәм-томнар белән каршы алдылар.

   Катнашучылар матур милли костюмнар киеп, авылның һәрбер урамында йөреп,  бүләк биргән һәр кешегә рәхмәт белдереп, сәламәтлек,  уңыш һәм иминлек теләделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International