2023 елның 9 июнендә 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак.
Саба районында "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагоглары "Россия көненә" багышланган "Без Россиядә яшибез" дигән темага социаль хезмәтләр алучылар белән чара үткәрделәр. Чараның максаты: ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, үз Ватаныңа хөрмәт һәм горурлык; Россия Федерациясе дәүләт символларын популярлаштыру.
Татар Икшермәсе авылында Сабантуй өчен бүләкләр җыелды
3 июнь көнне Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта. Авылыбыз яшьләре өлкәннәрдән откан авыл көйләрен җырлап урамнар буйлап уздылар.
Хөрмәтле райондашлар, кунаклар! 2023 елның 10 июнендә 10:00 сәгатьтә Байлар Сабасының “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексы биләмәсендә Саба районы Сабан туена чакырабыз.
Программада: “Сабантуй - 2023” бәйрәмен тантаналы ачу, районыбызның язгы кыр эшләре һәм барлык өлкә-тармак алдынгыларын хөрмәтләү, иҗади коллективлар һәм артистлар чыгышы, атлар чабышы, милли көрәш, конкур, халык һәм күңел ачу уеннары, спорт ярышлары каралган.
3 июнь көнне Юлбат, Тенеки, Йосыф-Алан, Калатау авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды.
«Сабантуй» милли бәйрәменә әзерлек максатыннан Юлбат авыл җирлегендә «Сабантуй» уздыру урыннарында әзерлек эшләре алып барыла.
Яңа уку елына йомгак ясау, аны зур концерт белән тәмамлау, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары һәм укучылары коллективының күркәм традициясенә әверелде. 31 май көнне Юлбат мәдәният йортында балалар укытучылары, әти-әниләре белән бергә "Укулар беткәч" дип исемләнгән зур иҗат-отчет концерт программасы куйдылар.
Сабантуй татарларда иң яраткан һәм киң таралган халык бәйрәме булып санала. Сабантуй йоласы нигезендә бүләкләр җыю ята. Өстәвенә, "бирнә жыючы", "сөлге җыючы" дип аталган егетләрнең бүләкләр җыюы бәйрәмнең үзенчәлекле күренеше булып тора. Бүген «Саба - Арена», «Сабантуй» һәм «Саба» йөзү бассейны» хезмәткәрләре бу йоланы башкардылар.
Җырлар кабат яңгырады
Халык җырла һәм бие.
Ишегалдында халык бәйрәме-
Безнең күңелле Сабантуй!
Сабантуй-язгы бәйрәм,
Дуслык һәм Хезмәт бәйрәме.
Җырла, уйна һәм кычкырып көл,
Һәм шатланып бие!
Кырлар өстендә күңел ачу тавышы,
Күңел ач, батыр, шатлан!
Барлык халыкларга да шатлык бирә
Данлы Сабантуй бәйрәме.