5 июнь - Бөтендөнья әйләнә-тирәне саклау көне. Бу көнне планетабызның һәр кешесе, киләчәк буынның, табигатьнең матурлыгы һәм байлыгы белән хозурлана алсын өчен, аны ничек саклавы турында уйланырга тиеш. Барыбызга да шуны аңлау мөһим: кеше-табигатьнең бер өлеше, һәм аңа тирә-юнь: һава, җир, су, үсемлекләр һәм хайваннар көчле йогынты ясый.
7 июньдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, авыл фельдшеры һәм «Хыял» мәктәп яны лагеры хезмәткәрләре белән берлектә, балалар белән табигатьтә «экологик сәгать» үткәрделәр. «Табигатьне саклыйк» темасына әңгәмә бөтендөнья әйләнә-тирәне саклау көненә багышланган иде.
Катнашучылар бергәләп экологиянең нәрсә икәнлеге һәм ни өчен табигатьне сакларга кирәклеге турында фикер алыштылар, ә аннары балалар үзләренең шәхси күзәтүләре турында сөйләп, әйләнә-тирә дөньянда һәм табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен күрсәттеләр. Шулай ук «Табигатьтә үзеңне ничек тотарга», «Кызыл китапка нинди үсемлекләр һәм хайваннар кертелгән»темалары да сөйләнелде. Балалар дару үсемлекләрен һәм агулы үләннәрне аерырга өйрәнделәр. Чара ахырында мәктәп укучылары «Барысын да белергә телим! " экологик уен-викторинасында актив катнаштылар.».