Шәмәрдән авыл җирлегендә «Яшьлек һәрчак дәшә үзенә» дип исемләнгән кичә узды.

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

6 июньдә Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре , «Тулган ай» фольклор коллективы белән берлектә «Яшьлек һәрчак дәшә үзенә» дип исемләнгән кичке уен үткәрделәр. Чара башында мәдәният йорты хезмәткәрләре татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары тарихы белән таныштырдылар. Кичә барышында татар халык уеннары күрсәтелде. Уеннар матур җырлар һәм гармун астында биюләр белән үрелеп барды. Кич җылы һәм дуслык атмосферасында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International