ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Россия көне- ул илебезнең төрле диндәге, төрле милләт халыкларын берлэштергэн зур бәйрәм.
Туган илне газиз ана белән чагыштыралар. Биредә безнең ата- бабаларыбыз гомер иткэн.
Бүген, бәйрәм уңаеннан, "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре, Шәмәрдән "Үсеш" мәктәп яны лагерында булды. Балалар Россия көненә плакат ясадылар.

Тэги: ОДМС Яшьлек Шеморданское СП

11 июнь көнне  җирлегебездә шаулап – гөрләп  Сабантуй бәйрәме узды. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

2023 елның 10-13 июнендә Саба-Арена спорт мәктәбенең  базасында «Россиянең киләчәге" программасы кысаларында 16 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча "Без бергә" төбәк ярышлары узды. Россиянең 7 төбәгеннән 68 егет һәм 65 кыз катнашты. Егетләр арасындагы турнирның җиңүчесе булып Павел Киселев (Самара) танылды, финалда 3-0 исәбе белән Наконечный Даниилны (Самара) җиңеп, пьедесталның өченче баскычына Казаннан Мурат Гибатов күтәрелде. Кызлар арасында финалда Ижевсктан Софья Камашеваны җиңеп, Казаннан Анна Дыкина җиңүче булды. 5 сет ахырында өченче урын өчен матчта Софья Камашева (Ижевск) барыбер Әминә Гарипованы җиңеп, хөрмәт пьедесталына күтәрелә. Безнең спортчылар Ибраһимов Морат һәм Вәлиева Зилә иң көчле алтылыкка эләктеләр. Турнир кысаларында Судяхин Игорь Михайлович белән мастер-класс оештырыла. Ярышларны оештыручылар әлеге чараны үткәргәндә Россия Өстәл теннисы Федерациясенә һәм Галиев Марат Ибраhим улы йөзендә  "Трейд Металл"  ҖЧҖгә ярдәм күрсәтүдә рәхмәт белдерәләр.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА САБА-АРЕНА Чаралар

11 июньдә Шәмәрдән авыл җирлегендә язгы кыр эшләре тәмамлану бәйрәме – Сабантуй узды. Рәсми өлештә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, авыл җирлеге башлыгы А. К. Вәлиев котлау сүзе белән чыгыш ясадылар. Сабантуй кысаларында төрле спорт һәм халык уеннары үткәрелде. Бәйрәм дәвамында мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать үзешчәнлегендә катнашучылар һәм чакырылган кунаклар башкаруында җырлар яңгырады.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

11 июнь көнне Мичән авыл җирлегендә традицион “Сабантуй – 2023” булып узды. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көн буе сәүдә ярминкәсе эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы-милли көрәш. Сабантуйның абсолют батыры булып Керәнне авылы егете Зарипов Ильназ калды. Абсолют батырга традиция буенча тәкә бүләк ителде. Барлык җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм якты, җылы һәм тыныч узды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Олы Кибәче авылында Октябрьская һәм Ворошилов урамнарындагы күпер кырыйлары өстәмә ташлы-балчык салып ныгытылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

12 июньдә ил мөһим дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтә. Бу вакыйга алдыннан безнең приютта музей экспонатларыннан күргәзмә әзерләнде. Анда безнең ата-бабаларыбыз кулланган әйберләр күрсәтелгән. Безнең максат-балаларны халкыбызның тарихи үткәне, тирән борынгы көнкүреш әйберләре белән таныштыру, алар яшәгән Җир өчен хөрмәт һәм горурлык хисе уяту иде. Балаларга ата-бабаларының тарихын белергә һәм өйрәнергә кирәк, чөнки нәкъ менә шушы нигездә патриотизм тәрбияләнә.

Тэги: ОСЗ Тургай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International