ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Бу хакта Татарстан Росреестры хәбәр итә, 2021 елның 1 сентябреннән республика территориясендә «24 сәгать эчендә Электрон ипотека» проектын гамәлгә ашыру мәгълүматларын анализлап.

Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан без Саба районында яшәүчеләрне табибларыбыз һәм шәфкать туташларыбыз белән якыннан таныштырырга телибез.

Тэги: хастаханә

Саба муниципаль районы Тимершык авылы Березовая урамында ЩПС Республика программасы  нигезендә каты өслекле юл җәю эшләре башкарыла. Эшне “МДСУ Балтач”  ҖЧҖ башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсларын үткәрү буенча республика комиссиясе гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итте (алга таба – Конкурс). Конкурсның операторы булып «социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы тора.

11 июнь көнне Тимершык авылында традицион Сабантуй - 2023 булып узды. Бәйрәм балаларның хореографик чыгышы белән башланып китте. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көне буе сәүдә ноктасы эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы-милли көрәш. Сабантуйның абсолют батыры булып Вафин Ленар калды. Абсолют батырга традиция буенча тәкә бүләк ителде. Барлык җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм якты, җылы һәм тыныч булды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Соңгы вакытта балаларның тәрәзәдән егылып төшү очраклары ешрак була, ашыгыч хезмәтләрнең 112 телефонына көн саен диярлек ваемсыз булмаган гражданнарның шалтыратулары килә, алар кечкенә балаларның ачык тәрәзәләрдә, балконнарда ата-ана күзәтүесез булуын күрәләр.

Җәйнең икенче ае җитте, һәм, кызганычка каршы, күп ата-аналар ачык тәрәзә бала өчен үлемгә китерергә мөмкинлеген оныталар.


13
июнь, 2023 ел
сишәмбе

    2023 елның 08 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Рөстәм Фәрхуллин авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин белән берлектә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрделәр. 

Тэги: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

    Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, гражданнарның кулланучылар грамоталылыгын арттыру һәм кулланучыларны алдау фактларыннан яклау һәм товар сатканда ялгыш юлга этәрү максатыннан, алдау практикасының, беренче чиратта, өлкән яшьтәге гражданнарның, сатып алучыларның иң зәгыйфь категориясе буларак, алга таба таралуына юл куймауга юнәлдерелгән аңлату эшен дәвам итүне актуаль дип саный.

Тэги: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

Иске Икшермә авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме узды!

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International