Саба муниципаль районы Олы Кибәче авыл җирлеге халкы белән очрашу

2023 елның 13 июне, сишәмбе

    2023 елның 08 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Рөстәм Фәрхуллин авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин белән берлектә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрделәр. 

    Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы турында сөйләделәр.

    Күчмә кабул итү вакытында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр күтәрелә, атап әйткәндә: товарны алыштыру һәм кайтару вакыты, клиентны дөрес мәгълүмат бирмәгәндә җитештерүченең җаваплылыгы, товарда кимчелекләр ачыкланганда кулланучының хокуклары аңлатыла. Мәгълүмат буклетлары таратыла.

    Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча килгән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге закон нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International