Безне кем дәвалый? 1 нче өлеш.

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

Бүген Шәмәрдән участок хастаханәсендә эшләүче ике табиб турында сойләп үтәрбез. Ни өчен  алар турында?  Чөнки без аларның хастаханәдәге эш тәҗрибәсен, профессионализмын , эш стажын, шулай ук югары шәхес сыйфатларын билгеләп утәсебез килә.

Әхмәдиев Газинур Наил Улы. Табиб стоматолог-хирург. 1985 нче елның август аеннан  Шәмәрдән участок хастаханәсендә эшли. Ягъни 38 ел!

Күпләребез теш табибларыннан курка. Без гадәттә дәвалауны кичектерәбез, авыртуга түзәбез, ниндидер авыртуны баса торган дарулар эчәбез, үләннәр белән чайкыйбыз... Нәтиҗә күпчелек очракта бер генә була – тешне алдырырга туры килә. Ләкин бу тагын да куркынычрак!

Менә шундый очракларда безне Газинур Наил улы коткара (кайбер очракларда, чыннан да, коткару турында сүз бара). Ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер!

Без Газинур Наил улын бик тыныч, дәрәҗәле ир-ат буларак беләбез. Аның каршына теш креслосына утырган пациентларның куркулары бетә, тынычланалар. Нәтиҗәдә, тешне алу операциясе җиңел һәм авыртусыз уза. Пациентлар Газинур Наил улының  100% үз көченә ышанганын, күпьеллык тәҗрибәсенә, табиб интуициясенә таянуын һәм үз эшенә бик җаваплы каравын сизәләр. Ә табиб өчен пациентны тою, һәр гамәлне уйлап башкару  бик мөһим.

Газинур Наил улы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының күп кенә Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Миңнебаева Зөлфия Камил кызы. Табиб-педиатр. Бер участокта эш стажы 31 ел (1992 елдан). Бу - табиб кулында берничә буын балалар үскән, уникаль очракларның берсе. Ул 1992 нче елдан бирле күзәткән  балалар үзләре дә әти-әни булдылар инде  һәм  үзләре дә балаларын Зөлфия Камиловна янына кабул итүгә алып килә башладылар.

Зөлфия Камиловнаны Шәмәрдән авылының барлык халкы диярлек белә. Аны балалар бик ярата. Кечкенә пациентлар турында эчкерсез кайгырту, һәрбер нечкәлеккә игътибар бирү, төгәллек, югары һөнәри сыйфатлар, сизгерлек, йомшаклык һәм җан җылысы – Зөлфия Камиловнаның сыйфатлары.

Зөлфия Камил кызы үз пациентларының бөтен дәвалау процессын контрольдә тота. Мәсәлән, стационарда дәваланганнан соң, ул выписканы җентекләп өйрәнә һәм аннары баланың тулысынча савыгуын  күзәтеп тора.

Зөлфия Камил кызын хезмәттәшләре дә  хөрмәт итәләр. Озак еллар эшләү дәверендә, аның Саба үзәк район хастаханәсе тарафыннан, Саба районы администрациясеннән, шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау Министрлыгыннан бирелгән бик күп Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тупланган.

Без барлык Саба районы медицина хезмәткәрләрен, Саба үзәк район хастаханәсендә  һәм, әлбәттә, Шәмәрдән участок хастаханәсендә хезмәт куючыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Фидакарь хезмәтегез, пациентларыгызны яратуыгыз һәм югары һөнәри сыйфатларыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International