Иске Икшермә авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме узды!

2023 елның 13 июне, сишәмбе

Сабантуй. Татар халкының иң яраткан бәйрәме-Сабантуй-бер үк вакытта борынгы һәм яңа, хезмәт бәйрәме, анда халыкның матур гореф-гадәтләре, аның җырлары, биюләре, йолалары берләштерелә. Бәйрәмнең исеме төрки сүзләрдән килеп чыккан: сабан - плуг һәм туй бәйрәм. Һәм бездә 11 июньдә Сабантуй бәйрәме узды. Хезмәт алдынгыларын бүләкләү, өлкәннәр һәм балалар өчен милли һәм мавыктыргыч уеннар, авыл халкының концерты, көрәш, спорт уеннары (аркан тарту,гире спорты,футбол,волейбол), артистлар чыгышы була. Махсус кунаклар чакырылган. Һәм, әлбәттә, барысы да түземсезлек белән көттеләр, көрәш. Батыр булып Шәвәлиев Ранис калды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International