Бер айга алкогольдән баш тартсаң, нәрсә булыр?

2023 елның 13 июне, сишәмбе

Этанолны һәм аның таркалу продуктларын чыгару, шулай ук организм системаларын торгызу процессы төрле кешеләрдә төрлечә бара. Барысы да сәламәтлеккә  һәм спиртлы эчемлекләрне  озак вакыт куллануга бәйле. Әмма алкогольдән тулысынча баш тарткан очракта үзгәрешләр һәркем өчен уртак.

Беренче атна.

Этанол һәм аның таркалу продуктлары организмнан чыгарыла. Бу чорда тискәре симптомнар булырга мөмкин (аеруча озак вакыт алкоголь кулланганда):

• Йокысызлык

• Кан басымы уйнау

• Күңел болгану

• Аппетит бозылу

• Баш авырту һәм баш әйләнү

• Аяк - куллар калтырау

• Яктылыкка һәм тавышларга сизгерлек арту

• Кәеф үзгәру

Иң еш очрый торган проблема – йокысызлык. Алкоголь-депрессант, ул үзәк нерв системасын боза. Аны кулланганнан соң, кеше гадәттә шунда ук тирән (әкрен) йокыга күчә. Гадәттәге "йокы дарулары"  булмаса, йоклау авырлаша. Организм тиз йокы ягына авыша, шуңа күрә еш кына куркыныч төшләр күрергә мөмкин.

Икенче атна.

Алкогольсез 7-8 көннән соң: йокы һәм аппетит яхшыра. Бу чорда татлы һәм майлы ризык ашарга көчле теләк барлыкка килә.

Татлы эчемлекләргә һәм коктейльләргә аеруча тартылу көчәя, чөнки организм глюкозаның югары нормасына ияләшкән була. Әгәр дә сез бу чорда дөрес туклануны контрольдә тотсагыз, ашкайнату системасы сизелерлек яхшырачак.

Алкоголь кулланмаганда, ашказанындагы тозлы кислота күләме кими, ашказанында уңайсызлыклар кими һәм күңел болгану бетә.

Алкогольсез икенче атнадан соң тән төсе яхшыра. Моңа кадәр алкоголь кан әйләнеше системасының әкрен эшләвенә, эпителийның корылыгына, җыерчыклар һәм пигмент таплар барлыкка килүенә китерә иде.

Алкоголь шулай ук бавырга зыян китерә. Этанол әкренләп бавыр күзәнәкләрен үтерә һәм җәрәхәтләр калдыра. Азрак эчкән саен, бавыр тизрәк торгызыла.

Бу чорда кан басымы һәм йөрәк тибеше дә нормага килә. Гипертония һәм йөрәк авырулары куркынычы кими.

Икенче атна ахырында органнарны кислород белән тәэмин итү  һәм сулыш алу яхшыра  (әгәр кеше тәмәке тартмый икән).

Өченче атна.

Күз астындагы синяклар һәм шешенуләр юкка чыга. Бүлеп чыгару системасы яхшы эшли башлый һәм сыеклык балансы торгызыла.

Авыз куышлыгында төкерек җитештерү җайлана, бу исә кариес барлыкка килүне киметә. Тешләрнең эмале ныгый.

Тәм һәм ис сизү яхшыра.

 Матдәләр алмашу яхшыра, тән авырлыгы кимергә мөмкин.

Дүртенче атна.

21 нче көнгә баш миеннәнән токсиннар чыгып бетә. Шешенү кими. Уйлау, хәтер һәм концентрация яхшыра. Эшчәнлек сәләте арта.

Үзәк нерв системасы сәламәт эшли башлый. Сәбәпсез борчылу, кәеф үзгәрү, ялкаулык юкка чыга.

Алкогольдән баш тартканнан соң бер ай узгач, тән тиресе төсе матурлана  кеше шактый ябыга , үзен физик һәм психологик яктан яхшы хис итә башлый.

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International