«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениясендә Искечә яңа ел бәйрәме

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Иске Яңа ел-13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә билгеләп үтелә торган бәйрәм. Беренче гыйнвар кебек үк ул Яңа ел башлануын билгели, ә «Иске» сүзе очраклы түгел. Бу хәзерге ел санавына — григориан календаренә урын биргән, Юлиан календаренә турыдан-туры барып тоташа. Шулай итеп, Иске Яңа ел ул иске стиль буенча килә торган яңа ел. Аның тагын бер исеме — православие яки ородоксаль Яңа ел. 

13 гыйнвар уңаеннан тәрбиячеләр, балалар белән берлектә, Исечә яңа ел бәйрәменә багышланган тамаша оештырдыла. Чара лоторея уенына һәм концерт номерларына, кызыклы уеннарга үрелеп, дәвам итте. Бу көнне балаларны яңадан бәйрәм хисе биләп алды. Бәйрәм алды атнасында балалар үз халкының гореф-гадәтләре белән таныштылар, колядкалар өйрәнделәр, Раштуа җырлары җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, шигырьләр укыдылар. Иске Яңа ел бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International