III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Бүләкләү Саба район Сабантуенда узды. Дипломны Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы-Миңнеханов Рәис Нургали улы тапшырды.
Безнең хастаханәнең дус коллективын котлыйбыз! Безнең табиблар һәм хезмәткәрләр чыннан да намуслы кешеләр. Алар барлык пациентларга ихтирамлы һәм җылы мөнәсәбәттә. Районның иҗтимагый тормышында да актив катнашалар.
Фидакарь хезмәтләре, күңел җылысы һәм ярдәмчел йөрәкләре өчен рәхмәт белдерәбез!