11 июнь көнне җирлегебездә шаулап – гөрләп Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәм елда күркәм гадәткә кергән иң тырыш , иң уңган хезмәтчәннәрне хөрмәтләү белән башланып китте. Мәйдан уртасына бүләкләр тапшыру өчен кыр батырлары, хезмәт алдынгылары чакырылды. Тантаналы өлештән соң мәдәни-спорт чаралары башланып китте. Быел көрәш батыры булып Югары Симет авылы егете Закиров Дилюс калды.