Китапханәдә яңа китаплар - ул һәрвакыт кечкенә бәйрәм. Без һәрвакыт китап укучыларның теләкләренә колак салабыз. 2025 елның 27 августында Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе «Дуслык» клубы хатын-кызлары өчен «Смотрите, что мы читаем» дигән яңа китап көне үткәрде. Китапханәчеләр «Казан утлары» китапханәсенең яңа китаплары белән таныштырды һәм аларга күзәтү ясады.
Игенче-механизаторлар урып-җыю эшләрен төгәлләү өчен көннең һәр сәгатеннән файдаланырга тырышалар. Кырда бер үк вакытта дүрт комбайнда тәҗрибәле механизаторлар Рәхмәтуллин Әнәс, Яруллин Илнар , Зарипов Ленар , Газизов Исмәгыйльләр эшли. Уңышны ындыр табагына китерү өчен ике берәмлек техника, шоферлар Галимов Азат , Васильев Илнур җәлеп ителгән.
Миңгәр авылы территориясендә Мишә елгасы аша җәяүлеләр күпере төзелә. Төзелеш эшләрен "Болгар"оешмасы хезмәткәрләре башкара.
Миңгәр авылында Мишә елгасы аша машиналар йөрү өчен 47,6 погонлы метр озынлыктагы күпер төзелеше эшләре башланды. Күпер төзелешен ООО “Базовый проект” оешмасы башкара.
Көек авылының Ключевой тыкырыгына МДФ программасы буенча асфальт юл җәю эшләре башланып китте. Юлны Балтач ҖЧҖ “МДСУ – 1” оешмасы башкара.
Кызыл-Мишә авылында ут челтәрендә көчәнеш аз булганлыктан, ут челтәре системасын үзгәртеп кору буенча ремонт эшләре башкарылды. Нәтиҗәдә оешмалар, халык өчен кулланылышка сыйфатлы ут җиткерелде.
Агымдагы елның 9 нчы сентябрендә, районыбызның "Сабантуй"мәдәни-спорт комплексында, "Авылның яшь идарәчеләре"проекты гамәлгә ашырылачак.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
27 август көнне Балалар иҗат үзәге базасында “Мәктәпкә җыенырга булыш” хәйрия акциясе узды. Акция кысаларында ярдәмгә мохтаҗ булган аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрдәге балаларга портфельләр, уку кирәк-яраклары һәм акчалата ярдәм тапшырылды. Аларны Саба муниципаль район башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов котлады. Укучыларга шулай ук шәхси эшмәкәрләр, районыбызда эшләп килүче оешма җитәкчеләре акчалата ярдәм күрсәттеләр.