Агымдагы елның 9 нчы сентябрендә, районыбызның "Сабантуй"мәдәни-спорт комплексында, "Авылның яшь идарәчеләре"проекты гамәлгә ашырылачак.

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 9 нчы сентябрендә, районыбызның "Сабантуй"мәдәни-спорт комплексында, "Авылның яшь идарәчеләре"проекты гамәлгә ашырылачак. Бу көнне Татарстан республикасы Рәисе ярдәмчесе , «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан республикасы регональ бүлеге җитәкчесе Тимур Җәүдәт улы  Сөләйманов белән очрашу булачак. 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр, авыл җирлекләре, муниципалитет башлыклары, авылда эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, яшь депутатлар, яшьләр советы лидерлары һәм иҗтимагый оешмалар, актив авыл яшьләре, лидерлыкка омтылучы һәм авыл территорияләрен үстерүгә җәлеп ителгән студентлар, дәүләт һәм муниципаль юнәлешләр буенча укучы яшьләр белән җылы эчтәлекле әңгәмә булыр дип көтелә.

Тимур Сөләйманов лидерлык тәҗрибәсе белән уртаклашачак, иҗтимагый-сәяси өлкәдә үз-үзеңне тормышка ашыру мөмкинлекләре һәм инициативаларның мөһимлеге турында сөйләячәк. Катнашучылар авыл территорияләрен үстерүнең төп проблемалары һәм перспективаларын, яшь җитәкчеләрнең төбәкләрне үзгәртүдәге ролен һәм авылны яхшырту өчен ярдәм итәчәк эш юнәлешләрен  тикшерәчәк. Очрашу сәгать 10 да башлана.

Барлык яшьләрне бу чарада канташырырга чакырып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International