"Игенче" ҖЧҖ кырларында урып-җыю эшләре кызу бара

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

   Игенче-механизаторлар урып-җыю эшләрен төгәлләү өчен көннең һәр сәгатеннән файдаланырга тырышалар. Кырда бер үк вакытта дүрт комбайнда тәҗрибәле механизаторлар Рәхмәтуллин Әнәс, Яруллин Илнар , Зарипов Ленар , Газизов Исмәгыйльләр эшли. Уңышны ындыр табагына китерү өчен ике берәмлек техника, шоферлар Галимов Азат , Васильев Илнур  җәлеп ителгән.

Барлык урып –җыю эшләре җитәкче Алмаз Зөфәр улы контролендә.Тоткарлыклар булмасын өчен  ул үзе дә техника белән ашлык ташуда катнаша.

  Кыр батырларына зур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International