27 август көнне Балалар иҗат үзәге базасында “Мәктәпкә җыенырга булыш” хәйрия акциясе узды. Акция кысаларында ярдәмгә мохтаҗ булган аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрдәге балаларга портфельләр, уку кирәк-яраклары һәм акчалата ярдәм тапшырылды. Аларны Саба муниципаль район башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов котлады. Укучыларга шулай ук шәхси эшмәкәрләр, районыбызда эшләп килүче оешма җитәкчеләре акчалата ярдәм күрсәттеләр.
Акция кысаларында районыбызның барлык мәктәпләрендә укучы 1 сыйныф укучыларын бүләкләү исә һәр мәктәптә аерым оештырылачак. Шулай ук әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы балаларны спорт формасы белән тәэмин итү планлаштырыла.