2025 елның 27 августыннан 2025 елның 28 августына кадәр Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләр – «батырлык билбавы»арасында коляскаларда ачык ярышлар уздырылды.
Әлеге ярышларда Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәтләр алучы Заһидуллин Рөстәм Ибраһимович та катнашты.
Киңәшмә кысаларында район мәгариф учреждениеләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмә эшчәнлеге белән Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә танышып чыкты. Әлеге бюджет мәгариф учреждениеләре белән кулга-кул тотынып эшләгәч, һәр балалар бакчасы һәм һәр мәктәпнең күңел җылысын биреп әзерләгән экспонаты зур кызыксыну тудырды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән, бердәнбер экземплярда нәшер ителгән үзенчәлекле "ӘЛИФСАБА" дәреслегенең һәр бите аерым тармакны яктыртып, ә бер бите "еллап, тиенләп бүленгән бюджет" һәм үзебезнең җитәкчелек турында булуы белән кызыксыну тудырды.
Туктар авылында тормыш итүче Ахяров Мөхәмәтдин Ахияр улы 27 нче август көнне үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте
Бүген 27.08.2025 Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү кысаларында Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләрдән файдаланучылар алдында искиткеч матур концерт программасы белән Лесхоз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм активистлары чыгыш ясады.
Барысын да бәйрәм белән котладылар!
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация- кисәтү
27 август көнне Иләбәр авыл клубында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында "Яхшы кәеф дулкынында" концерты булды
Физик активлыкның түбән булуы, тәмәке тарту, тән массасының артык булуы, канда холестеринның югары булуы һәм артериаль басымның югары булуы белән беррәттән, авырулар үсешенең бәйсез, мөстәкыйль куркыныч факторы булып тора.
Олы Кибәче авылында гражданнарның үзара салым акчасына җирле әһәмияттәге урам юллары төзекләндерелде. Авыл халкы өчен юлларның торышы бик мөһим элемент. Шуңа күрә ел саен бюджеттан әлеге максатлар өчен шактый зур сумма бүлеп бирелә. Быел юлларны ремонтлауга 500 мең сумнан артык акча тотылды. Юлларга вак таш "Рамазан" ҖЧҖ тарафыннан салынды. Алар ел саен үз эшләрен сыйфатлы һәм намуслы башкаралар.
Олы Кибәче авылында Ворошилов һәм Гагарин урамнары арасында җәяүлеләр күпере авария хәлендә иде. 2025 елда үзара салым акчасына гражданнар бу урында яңа күпер төзергә карар кылды. Менә шәхси эшмәкәр Нәбиуллин И.Ф. оешмасы бу җәяүлеләр күперен санаулы көннәрдә төзекләндерде. Хәзер халык яңа җәяүлеләр күпере ярдәмендә елганы имин кичә.
Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе