Концерт

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

27 август көнне Иләбәр авыл клубында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында "Яхшы кәеф дулкынында" концерты булды. Концертта Эзмә, Кызыл Мишә, Иске Мичән, Югары Симет, Түбән Симет авыл мәдәният йортлары һәм Пукәл, Өтернәс, Кибәче авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре катнашты. Алар тамашачыларга күңелдән чыккан җырларны һәм матур кәеф бүләк иттеләр! Ә тамашачылар аларны көчле алкышлар белән бүләкләделәр, артистларга рәхмәт белдерделәр. Концерт бер сулышта узды һәм барлык катнашучыларга җәйге якты хисләр бүләк итте!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International