90 яшьлек юбилей!

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

      Туктар авылында тормыш итүче Ахяров Мөхәмәтдин Ахияр улы 27 нче август көнне үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Хөрмәтле юбилярны Саба муниципаль районының халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин һәм «Юлбат» җәмгыятенең Килдебәк бригадасы җитәкчесе Илназ Әхмәтҗанов котладылар. Шулай ук социаль яклау бүлеге җитәкчесе Мөхәмәтдин улына Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның котлау хатын тапшырды.

Ахияров Мөхәмәтдин Ахияр улы 1935 елнын 27 августында Саба районы Туктар авылында гайләдә җиденче бала булып дөньяга килә. Балачак, үсмер  еллары авыр сугыш елларына туры килә аның, шул сәбәпле мәктәптә дә 4 кенә ел укырга насыйп була ана. 12 яшендэ колхозда төрле эшлэрдә эшли башлый.

         1957 елда Кызыл Мишә кызы Наилә белән гайлә корып җибәрәләр. Ике кызларын, бер улларын бик яратып, кадерләп үстерәләр, югары белем алырга мөмкинлек бирәләр.

         Мөхәмәтдин абый 40 елдан артык туган колхозында тырыш хезмәт куя. Әтисеннән итек басу һөнәренә өйрәнә, күп еллар итек басып сата, Балык Бистәсе районы авылларында итек баса. Тормыш адәм баласын төрлечә сыный, һәм Ахяровлар гаиләсенә дә төрле авырлыклар аша үтәргә һәм улллары Миннегаянны югалту ачысын да кичерергә туры килә.

         Хәзерге вакытта Мехаматдин абый Һәм Наилә апа Туктар авылында топ нигезендә тигез, матур картлык кичерәләр. Озак яшәүнен серен Мөхәмәтдин абый тормышны сөюдә, һәр туган көнгә шөкер итеп яшәүдә күрә. Олы яштә булуына карамастан, кулында һәрчак яшьлек  дуст- тальян гармуны. Авылнын бер сабан туе да анын тальянынан чыккан матур, борынгы көйләрсез узмый.

         68 ел бергә гөмер иткән Мөхэмәтдин абый белән Найлә апа әле һаман балаларына терәк-кинәшче, 6 онык, 4 оныкчыкнын яраткан әби бабасы. Мөхэмәтдин абый белән Найлә апаның тормыш сөючәнлеге, бер-берсенә булган хөрмәте һәркемгә үрнәк булып тора.

Юбилярга һәм аның якыннарына бәхет, нык сәламәтлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International