Киңәшмә кысаларында район мәгариф учреждениеләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмә эшчәнлеге белән Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә танышып чыкты. Әлеге бюджет мәгариф учреждениеләре белән кулга-кул тотынып эшләгәч, һәр балалар бакчасы һәм һәр мәктәпнең күңел җылысын биреп әзерләгән экспонаты зур кызыксыну тудырды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән, бердәнбер экземплярда нәшер ителгән үзенчәлекле "ӘЛИФСАБА" дәреслегенең һәр бите аерым тармакны яктыртып, ә бер бите "еллап, тиенләп бүленгән бюджет" һәм үзебезнең җитәкчелек турында булуы белән кызыксыну тудырды.
