20 майда Лесхоз өлкәннәр йортында шәфкать туташы «Стресслар: аларның файдасы һәм зыяны. Стрессны җиңү ысуллары» темасына лекция укыды. Стресс-ул организмның артык киеренкелеккә реакциясе, тискәре яки уңай эмоцияләр, җайлашуны таләп итә торган төрле факторлар берләшмәсе. Яшәүчеләр стрессларны кисәтүнең стресс халәте барлыкка килү куркынычын киметүдә, психологик һәм физик сәламәтлекне саклау, дөрес туклану, йокы һәм уяулык режимын планлаштыру беренче урында торганлыгы белән таныштылар. Чара азагында тиешле тематикага буклетлар таратылды.