ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2023 ел
шимбә

Олы Кибәче авылы китапханәсе һәм Төбәк авыл клубы мөдире хезмәткәрләре укучылар өчен “Чүп өеменнән – шәп әйберләр” дигән мастер-класс үткәрделәр: кулланганнан калган  материалдан эшләнмәләр ясадылар. Соңгы вакытта чүп эшкәртү проблемасы, башка экологик проблемалар арасында, беренче урынга чыкты. Әйләнә-тирә мохитне кирәкмәгән әйберләрдән саклап калу өчен, аларга куллану табарга һәм икенче тормыш бирергә кирәк. Китапханәче катнашучыларның игътибарын көндәлек тормышта күп кенә кешеләрнең чүп-чарга хәйран кызыклы әйберләр һәм материаллар чыгаруларына игътибар итте. Әгәр игътибар беләнрәк карасаң, һичшиксез ниндидер гадәттән тыш нәрсәгә әйләндерергә мөмкин булган чүп-чар табылачак. Көнкүрештә дә без чүп-чардан алынган әйберләрне еш кулланабыз. Бу әйберләрне производстводан алырга яки үз кулларың белән эшләргә мөмкин. Чүп-чардан әйберләр ясау - иҗади якын килү һәм зирәклек таләп итә торган мавыктыргыч шөгыль. Шулай ук бу көнне китап укучылар яңа китаплар белән дә таныштылар, аларны укырга алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

“Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасында бөртекле культураларны урып-җыю белән беррәттән салам әзерләү эшләре дә алып барыла

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Югары Симет авылында "Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе" эшчеләре суүткәргеч челтәре торбаларын төзекләндерделәр, кирәк урыннарга задвижка куйдылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

28
июль, 2023 ел
җомга

27-нче июль көнне, “Донбасс фәрештәләре” акциясе кысаларында,  “Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр белән берлектә, тәрбияче Шәйхиева Е.А. Донбасста һәлак булган балаларны искә алу чарасы уздырды.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

2023 елның 28 июлендә Саба сәнгать мәктәбенең баян сыйныфының укучылары өчен "Ямьле Саба" яр буенда  «Татарстан мәдәнияте, татар халкының гореф-гадәтләре" исемле бәйрәм чарасы "Сабантуй" узды.

Тэги: мәдәният бүлеге

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ түбәндәгеләрне хәбәр итә :

Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш - давыл турында кисәтү.

2023 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 37° көчле эсселек көтелә.

21 нче июльдә “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасы игенчеләре урып-җыю эшләренә керештеләр.

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

27 июльдә Шәмәрдән авылында "Донбасс фәрештәләре" акциясе узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Иске Икшермә авылында аренда йортлары төзелеше тәмамлану стадиясендә

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

2023 елның 26-28 июлендә Кукмара муниципаль районының Лубян авылында урнашкан «Лубян урман-техника көллияте»ндә Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының VI Слеты уза

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International