“Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасында урып-җыю эшләренә керештеләр

2023 елның 28 июле, җомга

21 нче июльдә “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасы игенчеләре урып-җыю эшләренә керештеләр. Бүгенгесе көнгә механизаторлар Илнар Нуриәхмәтов, Илнар Ибатуллин, Илсур Галиев ПАЛЕССЕ GS12 комбайннарында, ә Илсур Миннемуллин, Фирдүс Гимадиев КамАЗ машиналарында, бердәм көч белән, 175 гектар мәйданда тритикале культурасын урып-җыю белән мәшгуль. Бүгенгесе көндә, игенчелек өчен бик унайлы булмаган шартларда, механизаторлар каршында булган уңышны югалтуларсыз һәм тиз арада җыйнап алу бурычы тора.

Авыл хезмәтчәннәренә уңай һава торышы һәм уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International