2023 елның 28 июлендә Саба сәнгать мәктәбенең баян сыйныфының укучылары өчен "Ямьле Саба" яр буенда «Татарстан мәдәнияте, татар халкының гореф-гадәтләре" исемле бәйрәм чарасы "Сабантуй" узды.
Балалар төрле конкурсларда, уеннарда актив катнаштылар, үзара ярдәм һәм дуслык мөнәсәбәтләрен күрсәттеләр. Кунакчыллык, хезмәт сөючәнлек, үзара ярдәмләшү, дуслык, туганлык, чисталык нигез булып торган татар халкының әһәмиятле традицияләре белән таныштылар.
Укучылар өчен әһәмиятле бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне һәм алар белән бәйле мәдәни-музыкаль мирасны билгеләү тәкъдим ителде. Чара саф һавада узды, ул хәрәкәтчән уеннар һәм музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Чара тәмамлангач, барлык балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.