“Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасында бөртекле культураларны урып-җыю белән беррәттән салам әзерләү эшләре дә алып барыла. Кырдагы салам рулоннарга җыела һәм тракторлар белән хуҗалыкның терлекчелек фермалары территорияләренә кайтарыла.