27-нче июль көнне без фаҗигале датаны искә төшерәбез – Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көне. Бу истәлекле дата 2022-нче елда Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин Указы белән Донецк Халык Республикасы балалары, кораллы конфликт вакытында һәлак булган балалар һәм яшүсмерләр турында истәлекне мәңгеләштерү өчен булдырылган.
27-нче июль көнне, “Донбасс фәрештәләре” акциясе кысаларында, “Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр белән берлектә, тәрбияче Шәйхиева Е.А. Донбасста һәлак булган балаларны искә алу чарасы уздырды.
Чарада тәрбияләнүчеләр хәрби конфликт вакытында балаларның үлеме белән бәйле кайгылы вакыйгалар турында әңгәмә тыңладылар. Аннары бер минут тынлык игълан ителде. Һәлак булган балалар истәлегенә тәрбияләнүчеләр “Хәтер көне” символларын - кәгазь торналар ясадылар.
Балалар - һәр илнең киләчәге. Чара Донбасста һәлак булган балалар истәлегенә ак шарлар җибәрү белән тәмамланды.