Миокард инфаркты-йөрәк мускулының некрозы (үлем) үсеше, чөнки кан агымының кискен җитешсезлеге барлыкка килә, бу очракта йөрәккә кислород килү бозыла.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә "2023 ел - Укыучылар һәм остаз елы" уңаеннан зур очрашу үткәрелде. Әлеге бәйрәм чарасында Түбән Шытсу мәктәбе белән бәйле булган укытучылар, остазлар катнашты. Очрашу бәйрәме чәй табыны артында күңелле аралашу, хатирәләрне яңарту, җыр-моң белән үрелеп алып барылды. Әлеге чара бик күңелле һәм оешкан төстә үтеп китте.
Шәмәрдән ЛПУМГ хезмәткәрләре ВФСК ГТО нормативлары комплексын үтәделәр. Алар яхшы физик әзерлек күрсәттеләр.
Югары Шытсу авыл зиратында койма тоту эшләре тулаем төгәлләнде. Соңгы 255м озынлыкта койма авылда яшәүчеләрнең өстәмә ирекле рәвештә тапшырылган акчалар хисабына башкарылды. Әлеге эшне башкаруда өлеш керткән кешеләргә, иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез!
Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Вятка баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы (алга таба – бүлек-Татарстан Республикасы Милли банкы) бүлеге сезгә гражданнарның финанс грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән Россия Банкы проектларына ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт белдерә.
Яңа Мичән мәдәният йорты, авыл китапханәсе белән берлектә, иң файдалы яшелчәләргә багышланган фольклор бәйрәме үткәрде. "Кабак кына димәгез" бәйрәмендә Яңа Мичан авылы халкы һәм оста хуҗабикәләре катнашты. Бәйрәмдә катнашучылар композицияләр, һөнәрчелек һәм иң тәмле кабак ризыклары алып килделәр.
2023 нче елның 26 сентябрында Иске Мичәндә яшәүче Гатауллина Марзия Хаҗи кызына 95 яшь тулды.
Гатауллина Марзия Хаҗи кызы 1928 нче елның 26нчы сентябрендә Арча районы Сеҗе авылында гади колхозчы гаиләсендә биш баланың иң олысы булып туа. 1-7нче классны Сеҗе мәктәбендә укый, шуннан 1943-1946нчы елларда Арча педучилищесында укып, укытучы һәнәрен үзләштерә.
“Сугыш башлангач, ир-егетләрне, хатын-кызларны сугышка алдылар. Безне Мәликә апа 7 класска кадәр укытты. Мәктәпне бетергәндә, без 26 бала идек. Мәликә апа, уку бетәр алдыннан, безгә: “Укучылар, укып бетерәсез, күреп торасыз, мәктәптә хатын-кызлар гына калдык, ир-егетләр фронтта. Киләчәктә укытучылар кирәк булачак. Барыгыз да әйбәт укыдыгыз, Арчага педучилищега китүегезне сорар идем”, - диде. Без 26 укучыдан 14ебез Арчага укырга барырга чыктык. Мәликә апа безгә, китәр алдыннан, дәфтәрләр һәм бер ручка, ике перо, карандаш өләшеп чыкты. Арчада тәртип нык саклана иде. Һәр көн зарядка ясый идек, маршка чыга идек. Сугыш еллары училищеда үтте. 14км. җәяү барып җәяү кайта идек, аркада каталка белән азык иде. Общежитие салкын булыр иде, төн чыкканчы чабата башларындагы карлар эреп бетми иде.” – дип сөйли.
Укып бетереп кайткач, Керәнле мәктәбендә 1нче классны кабул итә, анда 43 бала була. Беренче классны укытып бетергәч, Иләбәр мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Алдагы елларда Иске Мичән белән Бакшанды мәктәпләрендә рус телләре укыта. Гөберчәктә, Казаклар мәктәбендә 4 ел укыта. 1955нче елдан пенсиягә чыкканчы, Иске Мичән авылында мәктәптә укыта. 1949 нчы елда Иске Мичән егете Гатауллин Хөснуллага кияүгә чыга. Җиде бала үстерәләр. Балалары тормышта үз юлларын табалар. Бүгенге көндә төпчек улы Мөнир тәрбиясендә яши.
Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко килде. Кунакны “Казан” халыкара аэропортында Рәис Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды. Программа буенча Виктория Абрамченко ТР Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булды. Экскурсия истәлекле фотога төшү белән тәмамланды.
Мишә авыл җирлеге чигендә стела урнаштыру өчен участокны планлаштыру
22 сентябрьдә безнең районда ел саен көзге бәйрәм, Кабак бәйрәме уза. Традиция буенча, безнең приют та Сабада узган бәйрәмдә актив катнашты. Дус коллектив һәм тәрбияләнүчеләр озак вакыт дәвамында күргәзмәгә әзерләнделәр: яфраклардан фотозона, кабактан эшләнмәләр ясадылар, ризыклар пешерделәр.