ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

27нче сентябрь көнне Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп интернатының 1 «А» сыйныф укучыларына Саба район балалар китапханәсе китапханәчеләре “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән әдәби-тану сәгате уздырдылар. Укучылар: викторина сорауларына җавап бирү, табышмакларга җавап табу, әкиятләрне иллюстрацияләр буенча тану, әкият предметларын тану һәм пазл төзү кебек биремнәрне үтәп, хәрефләрдән “Китап” сүзен төзеделәр. Чараның икенче өлешендә «Китапның дусты мин» мастер-классы оештырылды. Укучылар китап кыстыргычының тарихы турында тыңладылар, ә аннары төсле эшләнмәләрдән яраткан китаплар өчен китап кыстыргычлар ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27 сентябрь көнне Саба район китапханәсендә татар рәссамы, график, ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957), РСФСРның халык рәссамы (1980)  Фәттахов Лотфулла Абдулмән улының 105 еллыгы уңаеннан  «Лотфулла Фәттаховка – 105» -  тематик киштә оештырылды.  Ул 1950-1980 елларда Татарстанның әйдәп баручы рәссамнарының берсе, тематик картина остасы. Фәттаховның татар авылына, тарихи-революцион темага багышланган әсәрләре совет сәнгатенең классикасына әверелә: «Сабантуй» (1957), «Яңа буралар» (1959), «Революцион комиссар Мулланур Вахитов» (1964), «Совет властеның беренче елларында» (1967) һ. б. Аның әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда,  Көнчыгыш халыклары сәнгате музеенда (Мәскәү), Чуваш сәнгать галереясендә (Чебоксар) сакланалар.
 

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

Кече Кибәче авылы зиратында хатын-кызлар өмә оештырды. Алар зират коймасын буядылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Югары Симет мәдәният йорты, китапханә, Түбән Симет авыл клубы хезмәткәрләре мәдәни чараларда даими катнашучы өлкәннәребез,  "Ак калфак" клуб берләшмәсенә йөрүчеләр белән Казан шәһәренә экскурсия оештырдылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

27 сентябрьдә Бөтендөнья туризм көне билгеләп үтелә. Аның максаты - туризмны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, үзара ярдәм һәм үзара хөрмәт, коллективизм, патриотизм хисләрен формалаштыру.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

Электрон сәүдә буенча «РЭЦ» АҖ вебинарлары эшмәкәрләргә актуаль эксперт позициясен алырга, спикерларга сораулар бирергә, уңышлы тәҗрибә уртаклашырга яки онлайн-сату каналлары ярдәмендә экспортка чыгу буенча алга таба адымнарны планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Чара форматы экспортерларның РЭЦ электрон сәүдәне үстерү юнәлеше вәкилләре, тышкы экспертлар һәм видеоконференция форматында партнерлар белән турыдан-туры диалогын күздә тота. Хезмәт буенча Презентация сылтама буенча бар: https://disk.yandex.ru/d/__f-QHsFL-z1cw.

30 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Спорт дөньясында уникаль вакыйга - Фиджитал спорты буенча Phygital Saba ярышлары ачыла. Бу төбәк проекты Татарстан Республикасында фиджитал спортын үстерүдә һәм популярлаштыруда яңа этап булырга тиеш. Инициативаны ТР цифрлаштыру министрлыгы, Татарстан Республикасы фиджитал спорт федерациясе, CyberPark Arena һәм ИТ-парк хуплый.

2023 елның 1-10 декабрендә «Уңайлы мохит» Тоталь тестының гомумроссия акциясе узачак, ул инвалидлыгы булган кешеләрнең хокукларына һәм ихтыяҗларына игътибар җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Тэги: хастаханә

Саба муниципаль районы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары комиссиясен кабул итте. "Саба" индустриаль паркында вентилятор һәм цинк заводларын карап чыкканнан соң, кунаклар "Иген" катнаш азык цехында һәм районның башка объектларында булдылар. Кунакларны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов озатып йөрде. Кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин һәм аның урынбасары Камил Нугаев та бар иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International