27 сентябрьдә Бөтендөнья туризм көне билгеләп үтелә. Аның максаты - туризмны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, үзара ярдәм һәм үзара хөрмәт, коллективизм, патриотизм хисләрен формалаштыру.
Туризм бүгенге көндә бөтен дөньяда иң популяр хоббиларның берсе булып санала. Саба урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә туризмны яраталар. Әлеге бәйрәм алдыннан 5а сыйныф укучылары экскурсия белән Лесхоз бистәсенең дендрология бакчасында һәм 5б сыйныфы КСК «Сабантуй»да булып кайттылар.
КСК «Сабантуй»да 5б класс «туризм» төшенчәсе, туризм төрләре белән таныштылар, үзең белән походка ниләр алырга кирәклеген белделәр. Җирлектә ориентлашу, киртәләр полосасы, бау паркында маршрутларында ярыштылар. Балалар өчен вакыт күңелле, кызыклы һәм сәламәтлек өчен файдалы үтте! Катнашучылар үзләренең иң яхшы сыйфатларын: чыдамлык, җитезлек, ихтыяр көче һәм команда рухын күрсәттеләр.
5а сыйныфының Н.М.Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасына да экскурсия бай, кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.