ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Иске Икшермә авыл территориясендә контейнер мәйданчыклары төзелеше

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге окс

  Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар  белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара. 

26 сентябрьдә Казанда фехтование үзәгендә 2009 елда туган кызлар арасында фехтование буенча ачык СШОР Кубогы узды.

Ярышлар нәтиҗәсендә финал сигезлегенә Байлар Сабасы вәкиле Хәнәфиева Гөлсинә керде, беренче унлыкны Фазлыева Амалия япты.

Фехтование бүлеге спортчыларына һәм тренерларына алга таба уңышлар һәм югары нәтиҗәләр телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Бу көз Татарстан Республикасында һава торышы аномалияләре, шулай ук кыргый хайваннар, шул исәптән торак пунктлар территориясендә төлкеләр барлыкка килү очраклары белән билгеләнә. Бу күренеш белән бәйле рәвештә, котыру авыруы кебек коточкыч авыруны искә төшерәбез.

Тэги: хастаханә

Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире балалар белән «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияче белән берлектә педагог һәм остаз елына багышланган «Тәрбияче көне белән» дигән открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр . Чара башында балаларга тәрбияче һөнәренең мөһимлеге , авыр, әмма игелекле хезмәт икәне турында мәгълүмат бирелде. Дәрес барышында балалар үзләренең яраткан тәрбиячеләре турында сөйләделәр, бер-берсен яратулары турында әйтеп үттеләр. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

27
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстанның 27 меңнән артык медицина хезмәткәре Социаль фондтан махсус түләүләр алды

 

Җәй тәмамланды, Алтын көз килде. Ә Явлаштау авыл җирлеге учреждениеләре территорияләрендә утыртылган чәчәкләр әле дә күзләрне сөендерә.

Олы Кибәче авылы мәчетендә Мөхәммәд пәйгәмбәребезнең туган көненә багышлап Мәүлид бәйрәме уздырылды. Мөслимәләребез Коръән аятьләре укыдылар, пәйгәмбәребезгә салаватлар әйттеләр, вәгазьләр тыңладылар, илгә иминлек, муллык сорап дога кылдылар. Соңыннан чәй табынында сыйландылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

27нче сентябрь көнне Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп интернатының 1 «А» сыйныф укучыларына Саба район балалар китапханәсе китапханәчеләре “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән әдәби-тану сәгате уздырдылар. Укучылар: викторина сорауларына җавап бирү, табышмакларга җавап табу, әкиятләрне иллюстрацияләр буенча тану, әкият предметларын тану һәм пазл төзү кебек биремнәрне үтәп, хәрефләрдән “Китап” сүзен төзеделәр. Чараның икенче өлешендә «Китапның дусты мин» мастер-классы оештырылды. Укучылар китап кыстыргычының тарихы турында тыңладылар, ә аннары төсле эшләнмәләрдән яраткан китаплар өчен китап кыстыргычлар ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International