Бу көз Татарстан Республикасында һава торышы аномалияләре, шулай ук кыргый хайваннар, шул исәптән торак пунктлар территориясендә төлкеләр барлыкка килү очраклары белән билгеләнә. Бу күренеш белән бәйле рәвештә, котыру авыруы кебек коточкыч авыруны искә төшерәбез.
Котыру-вирус этиологиясендәге авыру, энцефалит үсеше белән бергә, зарарланган этләр, төлкеләр, бүреләр, шакаллар, тычканнар тешләгәндә, селәгәй белән вирус йоктырганда барлыкка килә.
Котыру авыруы -100% үлемгә китерүче авыру.
Кешедә котыру авыруының билгеләре.
Башта гомуми хәлсезлек, ярсучанлык, кайвакыт сәбәпсез күңеллелек барлыкка килә. Шуннан соң судан курку барлыкка килә. Суны күргәч, җил искәндә йоту мускуллары спазмы барлыкка килә. Тирегә сизгерлек арта, ис сизү, ишетү һәм күрү сәләте көчәя. Авыру кеше йөгерә, качарга тырыша, кычкыра, агрессив була, күп итеп селәгәй агу барлыкка килә.
Беркайчан да урам этләренә якын бармагыз! Төлке белән очрашудан сакланыгыз! Бу кызыл урман гүзәлләрен ерактан күрү яхшырак. Балалар белән урам этләре һәм төлкеләр белән элемтәгә керү куркыныч икәнен аңлатыгыз!
Әгәр дә сезне урам эте яки төлке тешләсә, шунда ук якындагы травматик пунктка мөрәҗәгать итегез!
Табибка булган хәл турында хәбәр итегез һәм котыру вакцинасын ясатыгыз. Бу авыру үлемгә китерә, шуңа күрә прививка гына сезне саклый ала.
Сүз уңаеннан, бүген Бөтендөнья котыру авыруына каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
Уяу булыгыз, кыргый хайваннар белән элемтәгә кермәгез һәм сәламәт булыгыз!