- Мин товарны кибеткә кире кайтара аламмы?
Яңгырлы көннәрдә, һәркемгә кул чатыры кирәк, әмма аның белән дә кулланучылар арасында төрле хәлләр булырга мөмкин. Әйдәгез, кул чатырын алыштырырга кирәк булган ике очракны карап үтик.
Беренче очрак: сыйфатсыз товар.
Россия Федерациясе «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының (алга таба - Закон) 18 статьясына ярашлы рәвештә, товарда кимчелекләр ачыкланган очракта, кулланучы үз теләге буенча түбәндәгеләрнең берсен таләп итәргә хокуклы:
Өлкән яшьтәге кешеләр халыкның социаль яктан зәгыйфь категориясенә карый, алар аерым игътибар, кайгырту, аларның тормыш проблемаларын хәл итүдә катнашу һәм ярдәм итүне, аларның законлы хокукларын яклауны таләп итә. Әйтик, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Рөстәм Фәрхуллин Саба муниципаль районында "Балкыш "тернәкләндерү үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасында олы яшьтәге кешеләр белән әңгәмә үткәрде. Очрашуның максаты - өлкән яшьтәге кешеләрнең хокукый культурасы дәрәҗәсен күтәрү, аларны закон нигезләре белән таныштыру, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә өлкән яшьтәге кешеләргә карата хокук бозуларны профилактикалау.
Чараны үткәрү кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр товарлар сатып алганда, эш һәм хезмәтләр өчен килешүләр төзегәндә ешрак очраткан проблемалар турында фикер алыштылар. Гражданнар эләгә торган типик хәлләр каралды. Үзеңне намуссыз сатучылардан һәм башкаручылардан ничек сакларга кирәклеге турында киңәшләр бирелә.
Тыңлаучылар сыйфатсыз товарлар сатып алуда барлыкка килгән төрле ситуацияләрне тикшерүдә актив катнаштылар, тормыш мисалларын китерделәр һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә яңа белемнәр нигезендә үз сорауларына җавап эзләделәр. Чара барышында «кулланучы өчен белешмә»буклетлары тапшырылды.
27 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр тренерлар Исмаилов Х.Ф. һәм Ищенко Е. С. өстәл теннисы бүлегенең КПН нормативларын кабул итәләр. Спортчылар яңа уку елы алдыннан өстәл теннисы буенча үз көчләрен һәм күнекмәләрен тикшерәчәкләр.
Мул уңышлары белән тылсымчы-көз тагын килеп җитте һәм Кече Шынар мәдәният йортында традицион "Кабаклык" үткәрделәр, чөнки кабак хуҗабикәләребезнең иң яраткан яшелчәләренең берсе . Фойеда искиткеч кабак яланы бизәлгән, чарада катнашучылар кабак әзерләүнең кулинар рецептлары белән уртаклаштылар һәм ризыкларны татып та карадылар. Бәйрәмгә кунак булып бакча карачкысы да килгән, бакчаның шаян сакчысы уңыш җыеп алганнан соң эшсез кала. Катнашучылар аңа табышмакларны чишеп, яшелчәләрне кире кайтарырга ярдәм иттеләр. Бәйрәм "Ак калфак" клубы әгъзаларына да, балаларга да бик ошады.
Иске Икшермә авыл территориясендә контейнер мәйданчыклары төзелеше
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.
26 сентябрьдә Казанда фехтование үзәгендә 2009 елда туган кызлар арасында фехтование буенча ачык СШОР Кубогы узды.
Ярышлар нәтиҗәсендә финал сигезлегенә Байлар Сабасы вәкиле Хәнәфиева Гөлсинә керде, беренче унлыкны Фазлыева Амалия япты.
Фехтование бүлеге спортчыларына һәм тренерларына алга таба уңышлар һәм югары нәтиҗәләр телибез!