Кече Шыңар мәдәният йортында уңыш бәйрәме

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Мул уңышлары белән тылсымчы-көз тагын килеп җитте һәм Кече Шынар мәдәният йортында традицион "Кабаклык" үткәрделәр, чөнки кабак хуҗабикәләребезнең иң яраткан яшелчәләренең берсе . Фойеда искиткеч кабак яланы бизәлгән, чарада катнашучылар кабак әзерләүнең кулинар рецептлары белән уртаклаштылар һәм  ризыкларны татып та карадылар. Бәйрәмгә  кунак булып  бакча карачкысы да килгән, бакчаның  шаян сакчысы уңыш җыеп алганнан соң эшсез кала. Катнашучылар аңа табышмакларны чишеп, яшелчәләрне кире кайтарырга ярдәм иттеләр. Бәйрәм "Ак калфак" клубы әгъзаларына да, балаларга да бик ошады.Шулай ук Кече Шынар һәм Оет клублары хезмәткәрләре,  “Кабак бәйрәме-2023” дигән район иҗат фестивалендә катнаштылар, атка җигелгән арба формасындагы фотозона һәм "Кабаклык" композициясен тәкъдим иттеләр, бал белән кабактан бөккәннәр һәм тәмле бәлеш әзерләделәр. Агитбригадалар чыгышы номинациясендә коллектив иҗади якын килү һәм активлык өчен грамота һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International