Югары Симет мәдәният йорты, китапханә, Түбән Симет авыл клубы хезмәткәрләре мәдәни чараларда даими катнашучы өлкәннәребез, "Ак калфак" клуб берләшмәсенә йөрүчеләр белән Казан шәһәренә экскурсия оештырдылар. Башкалабызның тарихи истәлекле урыннарында булып файдалы һәм күңелле ял итеп кайттылар.