Кабак бәйрәме

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

Яңа Мичән мәдәният йорты, авыл китапханәсе белән берлектә, иң файдалы яшелчәләргә багышланган фольклор бәйрәме үткәрде. "Кабак кына димәгез" бәйрәмендә Яңа Мичан авылы халкы һәм оста хуҗабикәләре катнашты. Бәйрәмдә катнашучылар композицияләр, һөнәрчелек һәм иң тәмле кабак ризыклары алып килделәр. Бу ризыкларның тәме онытылмаслык иде, ә кул эшләре һәм композицияләр барысы да кызыксыну белән күзәтелде. Бәйрәм барышында кабакның файдалы үзлекләре турында сөйләделәр, ризык рецептлары белән уртаклаштылар. Ф.Хөснинең "Кабак" әсәре буенча хикәя уйналды. Китапханәче бәйрәмдә катнашучылар алдында сәламәт туклану турында әңгәмә үткәрде һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды."Кабак - яшелчәләр патшасы" китап күргәзмәсе бизәлгән иде. Төрле уеннар, конкурслар уздырылды, алар күңелле җырлар, табышмаклар чишү белән үрелеп барды. Бәйрәм төрле кабак ризыкларыннан сыйланып, чәй эчү белән тәмамланды. Кабак бәйрәме якты һәм «тәмле» булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International