95 яшьлек юбиляр

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

2023 нче елның 26  сентябрында Иске Мичәндә яшәүче Гатауллина Марзия Хаҗи   кызына 95 яшь тулды.

Гатауллина Марзия Хаҗи кызы 1928 нче елның 26нчы сентябрендә Арча районы Сеҗе авылында гади колхозчы гаиләсендә биш баланың иң олысы булып туа. 1-7нче классны Сеҗе мәктәбендә укый, шуннан 1943-1946нчы елларда Арча педучилищесында укып, укытучы һәнәрен үзләштерә.

“Сугыш башлангач, ир-егетләрне, хатын-кызларны сугышка алдылар. Безне Мәликә апа 7 класска кадәр укытты. Мәктәпне бетергәндә, без 26 бала идек. Мәликә апа, уку бетәр алдыннан, безгә: “Укучылар, укып бетерәсез, күреп торасыз, мәктәптә хатын-кызлар гына калдык, ир-егетләр фронтта. Киләчәктә укытучылар кирәк булачак. Барыгыз да әйбәт укыдыгыз, Арчага  педучилищега китүегезне сорар идем”, - диде. Без 26 укучыдан 14ебез  Арчага укырга барырга чыктык. Мәликә апа безгә, китәр алдыннан, дәфтәрләр һәм бер ручка, ике перо, карандаш өләшеп чыкты. Арчада тәртип нык саклана иде. Һәр көн зарядка ясый идек, маршка чыга идек. Сугыш еллары училищеда үтте. 14км. җәяү барып җәяү кайта идек, аркада каталка белән азык иде. Общежитие салкын булыр иде, төн чыкканчы чабата башларындагы карлар эреп бетми иде.” – дип сөйли.

Укып бетереп кайткач, Керәнне мәктәбендә 1нче классны кабул итә, анда 43 бала була. Беренче классны укытып бетергәч, Иләбәр мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Алдагы елларда Иске  Мичән белән Бакшанды мәктәпләрендә рус телләре укыта. Гөберчәктә, Казаклар мәктәбендә 4 ел укыта. 1955нче елдан пенсиягә чыкканчы, Иске Мичән авылында мәктәптә укыта. 1949 нчы елда Иске Мичән егете Гатауллин Хөснуллага кияүгә чыга. Җиде бала үстерәләр. Балалары тормышта үз юлларын табалар. Бүгенге көндә төпчек улы Мөнир тәрбиясендә яши.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International