ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

Өстәл теннисы буенча Россия команда чемпионатының А лигасы хатын-кызлар командасы 2023-24 елгы КЧРның 1 турда Санкт Петербург шәһәрендә һәм А лигасының ир-атлар командасы Самара шәһәрендә катнашуын тәмамлады. Саба-Татарстан ир-атлар командасы беренче тур нәтиҗәләре буенча 14 нче урында, хатын - кызлар командасы 18 команда арасыннан 11 нче урында. Спортчыларга чемпионатның киләсе турларында уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Олы Кибәче авыл җирлегендә Сабантуй мәйданына 35 төп нарат кәлшәсе утыртылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Бүгенге якшәмбе дә теннисчылар өчен кызыклы булды. УСК Саба-Аренада 5 ноябрьдә «Халыклар бердәмлеге көне» эгидасы астында 18 дуэт катнашты. Турнирның өченче урынын "Килдебәк" дуэты Әхмәтҗанов Данис һәм Гапдерахманов Инсаф алды. Икенче урында «СабаАрена» Вилданов Камил һәм Вәлиуллин Әлфис дуэты. Тәҗрибәле «Батерфляй» хатын-кызлар дуэты Нуруллина Сафия һәм Вәлиева Зилә җиңүче һәм татлы призга ия булдылар.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

2023 елның 02-05 ноябреннән Минзәлә шәһәрендә классик шахмат буенча төбәк шахмат турниры Минзәлә шахмат турнирларының 18 сериясенең VII этабы Кама аръягы Гран-Прие узды 🏆

Саба-Арена спорт мәктәбенең балалар җыелма командасы спортчылары яхшы нәтиҗә күрсәтә алдылар һәм призерлар рәтенә керделәр ☑ ️ 

Команда составы🏆:

1) Шәфигуллина Камилә (2016 елгы)

2 нче урын 

2) Низамиев Йосыф (2015 ел)

3 нче урын

3) Шакирова Мәдинә (2014 елгы)

4 нче урын

4) Газизуллин Айдан (2014 ел) 

6 нчы урын

5) Шакирова Ясмина (2014 елгы)

6 нчы урын

6) Шәфигуллин Ришат (2012 елгы)

10 нчы урын

 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

5 ноябрьдә фехтование буенча Бөтенроссия ярышларында команда турнирында Саба-Арена спорт мәктәбе вәкилләре бүләкләргә лаек булдылар:

2012 елгы малайлар арасында беренче урын- Абдуллин Булат, Попов Даниил

2012 елгы кызлар арасында икенче урын - Фазлиева Амалия,

Өченче урын - Попова Альбина, Шәймәрданова Айсылу.

2009-2011 елгы кызлар арасында икенче урын - Кәримова Замира.

Спортчыларны һәм фехтование бүлеге тренерларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

3 ноябрь көнне Югары Симет һәм Түбән Симет мәктәпләрендә төрле елларда укыткан укытучылар белән очрашу оештырылды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Бөтендөнья пневмониягә каршы көрәш көне хөрмәтенә (12 ноябрь), 6-12 ноябрь аралыгы Россиядә "Сулыш органнары авыруларын профилактикалау атналыгы" дип игълан ителде.

Сулыш органнары авырулары - заманча медицинада иң киң таралган авыруларның берсе. Бу төркемгә хроник бронхит, бронхиаль астма, пневмония, үткен респиратор вирус инфекцияләре һәм башкалар керә.

Тэги: хастаханә

6
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

6 ноябрь көнне  Килдебәк авыл китапханәчесе Сабабаш китап бирү пунктында, клуб мөдире белән берлектә, Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышлап, «Туган илем  символикасы» исемле әңгәмә уздырдылар. Балалар аның территориясендә яшәүче халыкларның төп законы,  тарихы белән таныштылар. Балаларга законнарның әһәмияте һәм Конституцияне үтәүнең мөһимлеге турында, шулай ук Конституциянең барлыкка килү тарихы, илнең төп законы буларак формалашу этаплары турында сөйләделәр. Татарстан Республикасы гимны башкарылды.

Тэги: мәдәният бүлеге

4 ноябрь көнне  Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә,  балаларда толерантлык һәм башка милли мәдәниятләргә хөрмәт, төрле милләт кешеләре белән дуслык һәм бердәмлек хисе булдыру максатыннан «Без күпмилләтле төбәктә яшәүчеләр» дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрделәр

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге
6 ноябрьдә Татарстан Республикасында Конституция көне – аның территориясендә яшәүче халыкларның иң төп законы билгеләп үтелә. Бу көндә Югары Утар балалар интернат-йортында мәгълүмати-танышу чарасы уздырылды.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары Утар балалар интернат-йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International