«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесендә Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелде

2023 елның 6 ноябре, дүшәмбе
6 ноябрьдә Татарстан Республикасында Конституция көне – аның территориясендә яшәүче халыкларның иң төп законы билгеләп үтелә. Бу көндә Югары Утар балалар интернат-йортында мәгълүмати-танышу чарасы уздырылды. Балалар йортында тәрбияләнүчеләр Конституциянең барлыкка килү тарихы, Татарстан Республикасы символикасы: флаг, герб, гимн белән таныштылар. Конституциядә кешенең нинди хокуклары һәм ирекләре гарантияләнгәнлеге һәм нинди бурычлар барлыгы турында мәгълүмат бирелде. Алынган белемнәрне ныгыту өчен “Әйе. Юк”, дип исемләнгән уен барышында балалар Кеше хокуклары һәм бурычлары турындагы сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук, Конституцияне халык әкиятләрендә кулланырга тырыштылар, әкият геройлары мисалында, нинди хокуклар бозылганлыгын тикшерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International