Югары Симет урта мәктәбендә очрашу

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

3 ноябрь көнне Югары Симет һәм Түбән Симет мәктәпләрендә төрле елларда укыткан укытучылар белән очрашу оештырылды. Бай тарихлы мәктәбебездә барлыгы 86 укытучы укыткан. Аларның күбесе очрашуга бик теләп килделәр. Һәр укытучы узенең эшләү дәверендә булган куңелле вакыйгаларын искә алды. Очрашуны оештыруда мәдәният хезмәткәрләренең дә өлеше бик зур иде. Алар 5 сәәгать дәверендә кунакларыбыз белән матур әңгәмәләр корып, бәйрәмебезне тагын да ямьләндерделәр. Очрашу бик эчтәлекле һәм җылы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International