Өстәл теннисы буенча лига

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

Бүгенге якшәмбе дә теннисчылар өчен кызыклы булды. УСК Саба-Аренада 5 ноябрьдә «Халыклар бердәмлеге көне» эгидасы астында 18 дуэт катнашты. Турнирның өченче урынын "Килдебәк" дуэты Әхмәтҗанов Данис һәм Гапдерахманов Инсаф алды. Икенче урында «СабаАрена» Вилданов Камил һәм Вәлиуллин Әлфис дуэты. Тәҗрибәле «Батерфляй» хатын-кызлар дуэты Нуруллина Сафия һәм Вәлиева Зилә җиңүче һәм татлы призга ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International