4 ноябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, балаларда толерантлык һәм башка милли мәдәниятләргә хөрмәт, төрле милләт кешеләре белән дуслык һәм бердәмлек хисе булдыру максатыннан «Без күпмилләтле төбәктә яшәүчеләр» дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Балалар бәйрәм тарихы, 1612 ел вакыйгалары, Д.Пожарский һәм К.Минин җитәкчелегендәге халык ополчениесенең башкаланы азат итүгә ирешүе турында белә алдылар.
Шулай ук әлеге тематика буенча әдәбиятка мәгълүмати күзәтү үткәрелде, балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, «Ромашка» чәчәген төзүдә теләп катнаштылар. Чара ахырында балалар безнең зур илебезнең барлык кешеләренә дуслык һәм татулык теләп калдылар.