5 ноябрь көнне Югары Симет авылында ир-егетләр арасында Татарстан Республикасы Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Талипов Марсель Хәким улы истәлегенә багышланган волейбол ярышы үткәрелде.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
2023 елның 7 ноябре 18.00 сәгатьтән 8 ноябре 06.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
2023 елның 7 ноябре кичендә, 8 ноябре төнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр сакланачак.
«Саба таңнары” газетасы призына үткән көрәш ярышында Югары Симет авыл җирлеге командасы 3 урынны алды.
Татарстан Республикасы Конституциясе көне - республиканың барлык халкы өчен мөһим көн. Республика парламенты, татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының төп Законын – яңа Конституциясен кабул итте. Татарстан Республикасы Конституциясе күпмилләтле халыкның бердәмлеге, төрле конфессия вәкилләренең үзара дуслыгы идеяләренә тугрылыклы булу, төрле халыкларның мәдәният үзенчәлекләрләрен һәм рухи традицияләрен исәпкә алу нигезендә регионнарның икътисадый үсеше көчле демократик дәүләт төзү юлыннан ышанычлы һәм даими алга бару мөмкинлеген тәэмин итә. Шул исәптән, Саба туган якны өйрәнү музеенда әлеге бәйрәмгә карата түгәрәк өстәл оештырылды. Чара барышында катнашучылар белән законнарның әһәмияте һәм Конституцияне үтәүнең мөһимлеге, шулай ук Конституциянең барлыкка килү тарихы, илнең төп законы буларак формалашу этаплары турында әңгәмә корылды.
Ел саен 4 ноябрьдә безнең "Тургай" приютында "Халыклар бердәмлеге көне"бәйрәме билгеләп үтелә. Олы кызлары "Тургай"радиоузлы буенча әлеге бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында кызыклы хикәя әзерләделәр һәм чыгыш ясадылар.
Патриотик юнәлештәге чаралар үткәрү балаларның туган як, без яшәгән ил турында күзаллауларын киңәйтә, Ватанга мәхәббәт тәрбияли, патриотик хисләр, бер-беребезгә карата игелекле мөнәсәбәт тәрбияли.
Тәрбияче Сәитова Г.б. "Тургай" приюты тәрбияләнүчеләре белән "Россия, Ватан, бердәмлек"танып белү программасын үткәрде. Чара барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү Тарихы, Ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге хакына башкарган батырлыклары белән таныштылар. Балалар Ватаныбызның никадәр бөек һәм матур булуын, аның тарихының вакыйгаларга ничек бай булуын искә төшерделәр.
«Тургай "приютында" Татарстан Республикасы Конституциясе көне" бәйрәменә багышланган чаралар узды. 6 ноябрьдә " Минем яраткан Татарстаным "танып белү программасы үтте. Чара барышында тәрбияләнүчеләр республикабыз Конституциясен кабул итү тарихы, дәүләт символикасы белән таныштылар. Герб һәм флагны кайчан һәм кайда күрергә, гимнны нинди очракларда ишетергә мөмкинлеген ачыкладылар. Аннары балалар викторина сорауларына үз белемнәрен күрсәтеп җавап бирделәр. Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган «Мин үз республикам гражданы» викторинасы уздырылды. Балалар бәйрәм, Татарстанның төп символлары-флаг, герб, гимн турында мәгълүмат алдылар һәм үз хокукларын һәм бурычларын белделәр.
Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган чаралар бик кунелле утте.
Игътибар! 2023 елның 8 ноябрендә 17:00 сәгатьтә Саба муниципаль районы Советы утырышы (сессиясе) планлаштырыла.
"Өлкән буын" федераль проектының туган көненә багышланган чара
Саба муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар узды.